Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Контроль-хисап палатасы

Нургалиев Илнар Мөнир улы
Контроль-хисап палатасы рәисе
+7(843) 299-14-26

Без социаль челтәрләрдә :



Казан шәһәренең Контроль-хисап палатасы финанс контроленең даими эшләп килүче органы булып тора, юридик зат статусына ия һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары структурасына керә. Казан шәһәренең Контроль-хисап палатасы 2006 елда оештырыла.

Контроль-хисап палатасының предметы һәм максаты булып җирле бюджет үтәлешен, җирле бюджет проектын әзерләү һәм карау тәртипләре, аны гамәлгә ашыру турындагы хисап, бюджет үтәлеше буенча гамәлдәге опреацияләр, максатлы муниципаль программалар, шулай ук муниципаль милек булып торган мөлкәт белән идарә итүнең үтәлешен контрольдә тоту тора.

Казан шәһәренең Контроль-хисап палатасына йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыру барышында ул үз вәкаләтләрен түбәндәге юллар белән гамәлгә ашыра:

  • Шәһәр бюджеты проектына, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында норматив хокукый актларга, муниципаль программаларга һәм шәһәрнең бюджет чараларын һәм башка милек объектларын булдыруга һәм куллануга бәйле башка норматив хокукый актларга экспертиза ясау;
  • хисап елында шәһәр бюджетының хисапта каралган рәвешләрдә үтәлешен оператив тикшереп торуны оештыру һәм уздыру;
  • шәһәрнең аерым бүлекләре һәм статьялары, шәһәрнең озак сроклы максатчан программалары буенча комплекслы һәм тематик тикшерүләр үткәрү;
  • закон бозуларны һәм бюджетның билгеләнгән күрсәткечләреннән тайпылышларны анализлау һәм тикшерү, Казан шәһәр Думасына аларны бетерү буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм кертү, шулай ук тулаем алганда бюджет процессын җайга сала торган норматив хокукый актларны камилләштерү;
  • шәһәрнең җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затларының гарызнамәләренә әзерлек, бәяләмәләр тапшыру һәм җавап бирү;
  • Шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисапның тышкы тикшерүен үткәрү, шул исәптән бюджет керемнәренең баш администраторларының хисаплары;
  • хисап елында Казан шәһәр Думасына җирле бюджетны үтәү буенча бәяләмә әзерләү һәм тәкъдим итү;
  • муниципаль милектәге мөлкәт белән идарә итүнең һәм аның белән эш итүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру;
  • федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге уставы һәм Казан шәһәр Думасының норматив хокукый актлары нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.