Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Нургалиев Илнар Мөнир улы

Контроль-хисап палатасы рәисе

Телефон номеры: +7 843 299 14 26

Почта: ksp.kazan@tatar.ru

Адрес: 420111, Казан ш., Кремль ур., 1 й.

Эш сәгатьләре: 08.00-17.00

1976 елның 12 июнендә Казанда туган.

1997 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2015 елда КФУның Югары бизнес мәктәбен «Эшлекле администрирование остасы - Master of Business Administration (MBA) өстәмә квалификация бирү белән тәмамлаган.

1998 елдан 2002 елга кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында башта халык хуҗалыгы тармакларын финанслау бүлегенең әйдәп баручы икътисадчысы вазыйфасында, аннары әйдәп баручы белгечтән Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының территориаль бүлекчәләре белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасарына кадәр эшләде.
2002-2004 - «Ак Барс» банк ААҖ. 2004-2005 - "Интехбанк" КБ Түбән Кама филиалы директоры урынбасары. 2005-2006 - Россия Федерациясе Саклык банкының Түбән Кама бүлеге идарәчесе. 2006 елның гыйнварыннан июненә кадәр - Казан шәһәре Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгының беренче урынбасары.
2006 елның 29 июненнән Казан шәһәренең контроль-хисап палатасын җитәкли.

2020 елның 22 сентябрендә Казан шәһәр Думасы карары белән Казан шәһәренең контроль-хисап палатасы рәисе вазыйфасына яңа срокка билгеләнә.

2 класслы хакыйкый муниципаль киңәшче.

Муниципаль контроль-хисап органнары берлеген төзүгә һәм оештыруга зур өлеш керткән һәм Россия Федерациясендә муниципаль финанс контролен үстергән өчен МКСО берлегенең мактау грамотасы, шулай ук Россия Федерациясенең контроль-хисап органнары ассоциациясенең мактау грамоталары белән бүләкләнде. Дәүләт финанс контроле системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Россия Федерациясе Хисап палатасына 15 ел» истәлекле билгесе белән бүләкләнде. Муниципаль финанс контроле формаларын һәм ысулларын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәре мэрына рәхмәт белдерелде. Россия Федерациясенең контроль-хисап органнары ассоциациясе Президиумы карары белән «Россиянең финанс контролен ныгыту өчен» медаленә лаек булды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрнең муниципаль финанс контроле системасын үстерүгә зур өлеше өчен «Казанның намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисенең Рәхмәт хаты бар.



Все контакты