Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2026, 11:15

«УРАМ» экстрим-паркында бушлай остаханәләр уздырыла

Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Денис Гордийко фотосы

Казанның «УРАМ» экстрим-паркында 30 марттан 1 апрельгә кадәр урам спорты төрләре буенча остаханәләр һәм ярышлар уздырыла. Чараны экстрим-паркы белән бергә InMotion оештыра. Катнашучылар үзләрен өч көн дәвамында алты дисциплина: паркур, трикинг, BMX, скейтборд, роликлар һәм самокат спорты төре буенча сынап карый ала.

30 март көнне программа паркур һәм трикинг дисциплиналары белән башланып китә. Катнашучыларны паркур зонасында 12:00 сәгатьтә көтәләр. 12:30–14:00 вакыт аралыгында остаханә оештырыла, аннан соң сәгать 14:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр ярышлар булачак. Дәресне «УРАМ» экстрим-паркы тренеры Никита Игнатьев үткәрә.

Шул ук көнне 12:00 сәгатьтә катнашучыларны трикинг зонасында да көтәләр. Остаханә эше 12:30–14:00 вакыт аралыгына билгеләнгән. Аннары 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр ярышлар көтелә. Эксперт буларак тренер Велихан Асатурян («УРАМ») чыгыш ясаячак.

31 март көнне катнашучылар үз көчләрен BMX һәм скейтборд төрендә сынап карый ала, дип хәбәр итә УРАМ экстрим-паркы. Эйр-паркта BMX ка кагылышлы программа тәкъдим ителә: 12:00 – катнашучыларның җыелу вакыты, 12:30–14:00 – остаханә эше, 14:00–15:30 – ярышлар. Дәресләрне Николай Якимов һәм Сергей Горбунов («УРАМ»), шулай ук Артем Шәрипкулов (InMotion) үткәрә.

Шул ук көнне стрит-плазада скейтборд төре буенча остаханә һәм ярышлар уздырыла. 12:00 сәгатьтә катнашучыларны теркәячәкләр, 12:30–14:00 вакыт аралыгында остаханә оештырыла, аннан соң сәгать 14:00 дән 15:30 га кадәр катнашучылар ярышларда чыгыш ясаячак. Экспертлар буларак Валерий Шәйхетдинов һәм Валерий Столяров («УРАМ»), шулай ук Артемий Кузьменко (InMotion) катнаша.

1 апрель көнне программа роликлар һәм самокат дисциплиналары белән тәмамлана. Паркның икенче катында роликларда йөрү буенча остаханә уздырыла: 12:00 – катнашучыларның җыелу вакыты, 12:30–14:00 – остаханә эше, 14:00–15:30 – ярышлар. Катнашучыларга Виталий Константинов («УРАМ»), Артемий Кузьменко һәм Дарья Боброва (InMotion) ярдәм итәчәк.

Шул ук көнне самокат ярышлары уздырыла. Әлеге спорт төрендә катнашучыларны эйр-паркта 12:00 сәгатьтә көтәләр. 12:30–14:00 вакыт аралыгына билгеләнгән остаханәдән соң, сәгать 14:00 дән 15:30 га кадәр ярышлар оештырыла.

Стрит-плазада самокат спорты буенча өстәмә ярышлар сәгать 15:30 дан 18:00 гә кадәр Татарстан Республикасы Самокат спорты федерациясе ярдәмендә уздырыла. Бу вакытта мәйданчык ирекле катнашучылар өчен ябык булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18:00 сәгатькә билгеләнгән. Әлеге дисциплинада экспертлар буларак Камил Бабаев, Камил Садыйков («УРАМ») һәм Алексей Богуцкий (InMotion) катнаша.

Һәр дисциплинада иң яхшы райдерларны махсус биремнәр буенча ачыклаячаклар. Җиңүчеләргә һәм финалга узучыларга бүләкләр тапшырылачак. Чарада 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала, самокат ярышлары стрит-плазада 12 яшькә кадәрге катнашучылар арасында уздырыла. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, башка остаханәләр һәм ярышлар вакытында парк зоналары халык өчен ачык булачак, әмма кунаклардан сак булулары һәм чараларда катнашучыларны хөрмәт итүләре сорала.

 

 

 

 

 

Барлык вакыйгалар