Узган ел шәһәр хакимияте адресына төрле чыганаклардан 82 101 мөрәҗәгать кергән – бу 2024 ел белән чагыштырганда 12,2% ка кимрәк.
«Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» кире элемтә платформасы федераль системасы аша гражданнардан 14 505 мөрәҗәгать кергән – бу 2024 ел дәрәҗәсенә туры килә. 13 785 мөрәҗәгать үз сораулары буенча җавап алды. Калганнары эштә һәм өстәмә контрольдә.
Иң күп мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән – барлыгы 42 197 мөрәҗәгать, бу узган елның шушы чорына караганда 13% ка кадәр кимрәк.
Кар һәм боз җыю буенча мөрәҗәгатьләр саны 1067гә кадәр (83% ка) кимегән. Шул ук вакытта юлларны карап тоту һәм ремонтлауга шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр саны 1% ка һәм юл хәрәкәтен оештыруга 29% ка арткан. Нигездә, бу бистәләрдә яшәүчеләрнең торак массивлардагы юлларны тергезүне, тротуарларны тиешле хәлгә китерүне, билгеләр, светофорлар куюны, ремонтлауны яки юуны, юлларны билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүләре.
«Халык контроле» системасы эшли башлаганнан бирле 2012 елның апрелендә Казан Башкарма комитетына 344 973 мөрәҗәгать кергән, аларның 90,3% ы хәл ителгән. 2025 елда хәл ителгән белдерүләр динамикасы 72% ка арткан. Эштә 244 мөрәҗәгать бар.
Мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең югары күрсәткечләрен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе күрсәтә (алар хәл ителгән хәбәрнамәләрнең 77,6% ын тәэмин иткән – бу 5123 хәбәрнамә), Тышкы төзекләндерү комитеты (81% яки 3283 хәбәрнамә), Административ-техник инспекция идарәсе (85,2% яки 1068 хәбәрнамә), Торак-коммуналь хуҗалык комитеты (79% яки 683 белдерү), Парклар һәм скверлар дирекциясе (78,4% яисә 426 белдерү). Әмма Транспорт комитетында хәл ителгән хәбәрнамәләр өлеше 47,6% кына тәшкил иткән, шул ук вакытта мөрәҗәгатьләрнең 43,4% ы вакыты чыккан.
Мисал өчен, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 2025 елда Журналистлар урамында, Икмәк заводы һәм Тэцевская киселешендә, Техника урамында, шулай ук Бигичев урамы районында авария хәле булу куркынычы астындагы участокларда светофор объектлары урнаштырылган.
Элеккеге Озерный бистәсендәге 2 нче Колхоз урамына ремонт ясалды, Кадыш торак массивында Татарстан урамына асфальт җәелде, Үзәк урамга капиталь төзәтелде, Салмачы бистәсендәге 264 кеше бу мөрәҗәгатьне хуплады. Санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле проблемалар хәл ителгән, шул исәптән Константиновка торак массивында гражданнар мөрәҗәгате буенча территория җыештырылган һәм тәртип урнаштырылган.
Эшне тәртипкә китерү максатларында, Кире элемтә платфоомасы һәм «Халык контроле» системаларында Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 30 нчы сентябрендәге «Казан шәһәре Башкарма комитетында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында» 3277 нче номерлы һәм 2025 елның 12 сентябрендәге «Казан шәһәре Башкарма комитетында «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве турында» 2874 нче номеры карарлары эшләнде һәм расланды. Соңгысында «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча инструкция расланган. Шулай ук Казан Башкарма комитетының барлык структураларына мөрәҗәгатьләрне көн саен карап чыгуны тәэмин итү һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләгән өчен хезмәткәрләрне билгеләү йөкләнде.