Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2019, 08:02

Казанда 19 законсыз чүплек бетерелгән

Ел башыннан Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе тарафыннан 2566 административ беркетмә төзелгән һәм шәһәр территорияләрен һәм объектларын төзекләндерү һәм карап тоту өлкәсендәге бозулар өчен 49,5 млн сумлык штраф салынган.

Идарә ел саен законсыз чүп җыю урыннарын ачыклауга һәм бетерүгә аерым игътибар бирә. Системалы эш нәтиҗәсендә, 2012 елдан башлап, Казанда ел саен чүплекләр һәм чүпләнгән территорияләр саны уртача 20%-ка кими. Агымдагы ел башыннан бирле Идарә тарафыннан 42 законсыз чүп җыю урыны ачыкланган: 19 урында чүп өемнәре һәм чүплекләр бетерелгән («Киндери» зираты тирәсендәге җир кишәрлекләрендә, «КАПО» ачык акционерлык җәмгыятенең коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенең 15-нче коллектив бакчасы янында һәм башкалар), 23 участокта эшләр алып барыла. Табылган чүплекләрнең иң эресе Ямская урамындагы 1000 кв. м мәйданлы участокта урнашкан, аның милекчесе булган «Сантос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата судка дәгъва гаризасы бирелгән.

2019 елның 10 ае дәвамында йорт яны һәм тирә-юнь территорияләрен тиешенчә карап тотмаган өчен 143 беркетмә төзелгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 38%-ка күбрәк, шулай ук контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмаган өчен 32 беркетмә төзелгән. Территорияләрне карап тоту буенча берничә тапкыр хокук бозулар «Уютный дом», «Уют Сервис», «РАН Сервис», Мәскәү районының Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе, Идел буе авария-диспетчерлык хезмәте һәм башка идарәче компанияләрдә ачыкланган. Контейнер мәйданчыкларын карап тоту буенча иң күп хокук бозу очраклары «Заречье» идарәче компаниясе һәм «Магнит» челтәре сәүдә объектлары - «Тандер» акционерлык җәмгыяте компаниясе территорияләрендә теркәлгән.

Агымдагы елда яшел зонада машина кую белән бәйле хокук бозулар 24%-ка кимегән – 27 616 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Өлешчә бу ишегаллары территорияләрен төзекләндерү нәтиҗәсендә поребрикларның биекләнүе һәм яңа парковка кесәләре төзелүе белән аңлатыла.

Моннан тыш, икенче яртыеллыкта ишегалды территорияләрен сәүдә объектларыннан азат итү буенча эш алып барылды. Әлеге бозулар өчен 31 административ беркетмә төзелде. Судка Ломжа урамы, 2 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортның йорт яны территориясендә стационар булмаган объектны сүтү турында дәгъва җибәрелде.

Ел башыннан Идарә тарафыннан мәгълүмат конструкцияләрен рөхсәтсез урнаштыруның 369 очрагы ачыкланган, 310-ы сүтелгән, ә 43 милекче тиешле рөхсәт алган. Тагын 74 беркетмә элмә такталарның килештерелгән паспортка туры килмәве, 57 мәгълүмати һәм реклама конструкцияләрен тиешенчә карап тотмау, 34 мәгълүматны Татарстан Республикасының телләр турындагы законы таләпләрен бозып урнаштыру сәбәпле төзелгән. Тулаем алганда, 10 ай эчендә 534 беркетмә төзелгән. Мондый хокук бозулардан «Тандер» акционерлык җәмгыяте, «Билбордс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «РТНК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Саулык» даруханәләре, «Агроторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Долгов Д.В. һәм шәхси эшмәкәр Стрельцов В.С.   

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 272 субъект фасадларын һәм керү төркемнәрен тиешенчә карап тотмаган өчен җаваплылыкка 358 тапкыр тартылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75%-ка күбрәк. Иң күп хокук бозулар Казан электр челтәрләре подстанцияләрендә, «Городские мосты» муниципаль унитар предприятиесе, Вахитов районы идарәче компаниясе объектларында, «АгроТорг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Пятерочка», «Тандер» акционерлык җәмгыятенең «Магнит» акционерлык җәмгыяте һәм «Эдельвейс» акционерлык җәмгыятенең сәүдә объектларында ачыкланды.

Бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда мәгълүмати-басма продукция, листовкалар, игъланнар һәм плакатлар урнаштырган өчен 277 беркетмә төзелгән. «Тандер» акционерлык җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Долгов Д.В. һәм «Стокман» акционерлык җәмгыяте җаваплылыкка ешрак тартылдылар.     

Бүгенге көндә шәһәрдә гамәлдәге 148 төзелеш мәйданчыгының берсе генә - Әхтәмов урамында урнашкан, «Антек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте заказчысы объекты - көпчәкләрне юу пункты белән җиһазландырылмаган булып кала. Ел башыннан бирле барлыгы 211 төзелеш объекты контрольдә булган, аларда 146 кагыйдә бозу ачыкланган. Кагыйдә бозуларның күбесе тотрыклы тиешле типтагы киртә, объект паспорты, тәгәрмәчләрне юу пункты һәм территориягә төзекләндерелгән керү урыны булмау белән бәйле.

Ел башыннан Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан җир эшләрен оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмә таләпләрен бозуның 451 очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге ордер рәсмиләштермичә эш җитештерүе, киртәләр һәм мәгълүмати такта булмау булды. Күп тапкырлар хокук бозулар Казан җылылык челтәрләре мәйданчыкларында, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «СтройГрупп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Контакт Энерго» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «ЛЭНД» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Юкна-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «СЭР-Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Орлан» акционерлык җәмгыяте, «СВСЭСС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Айдан Строй» акционерлык җәмгыяте, «Профмонтаж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Соцгород» акционерлык җәмгыяте мәйданчыкларында ачыкланды.

 

Барлык пресс-релизлар