Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2024, 09:16

Казанда 159 кеше 100 баллга БДИ тапшырды

Казанда Бердәм дәүләт имтиханы буенча йөз балл җыючылар саны 1,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары саны 6046 дан 5578 гә кадәр кимеде. Мәсәлән, 2023 елда иң күп баллны 90 укучы җыйган булса, 2024 елда – 159.

Тугыз укучы берьюлы ике фәннән максималь балл җыйды, ә 18 нче мәктәп укучысы Полина Романенко дүрт фәннән рекордлы 398 балл алды. Шулай итеп, ул рус әдәбияты, рус теле һәм тарихтан 100әр балл җыйды, инглиз теленнән 98 балл алды.

Йөз баллы нәтиҗәләрне рус әдәбияты буенча – 43, рус теле буенча – 25, математика буенча – 26 һәм химия буенча 25 чыгарылыш сыйныф укучылары күрсәттеләр.

Югары сыйныфларда яхшы укуның күрсәткече — «Укуда аерым уңышлары өчен» медаль. Быел беренче дәрәҗәдәге бүләккә 659 чыгарылыш сыйныф укучысы, икенче дәрәҗәдәге бүләккә 582 кеше ия булды.
Барлык пресс-релизлар