Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2018, 15:30

Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак

ТР Хакимият йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмә үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде. Утырышта шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволар башлыклары, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

Утырышны ачып, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, милли проектлар һәм федераль программалар Россиядә Владимир Путин карарлары буенча булдырыла. “Россия Президенты амбициоз бурыч һәм максат куйды, ил үсешендә төп 12 юнәлеш ачыкланды. Алар милли проект һәм федераль программалар формасында тормышка ашырылачак. Барлык төп әзерлек эшләре быел ел ахырына төгәлләнергә бурычлы”, - диде Комаров.

Вәкаләтле вәкил милли проект һәм федераль программаларның тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше һәм юлларга кагылышлы булуын аңлатты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Владимир Путин указы кысаларында булдырыла торган төбәк проектлары Татарстанда тиешле йөкләмә нигезендә төгәл үтәләчәк. “Без милли проектларны теләсә кайсы төбәк, шул исәптән Татарстан өчен стратегик бурыч икәнен бәялибез. Алар төбәк тормышын колачлый, шунлыктан Россия Президенты куйган бурычлар үтәләчәк. Без һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркеттек, проект офисы булдырдык. Министрлык югарылыгында федераль коллегалар белән бергә эшлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы өстәгәнчә, милли проектларны һәм төп федераль программаларны үтәү өчен төбәкләр һәм федераль үзәк тарафыннан аларны финанслауның төгәл кагыйдәләре булырга тиеш.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 13 ноябрьдә Татарстанга яңа вазыйфада беренче эш сәфәре белән килде. Ул Кама арты төбәгенең төп объектларында булды.

Барлык яңалыклар