Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2020, 15:47

Ратушада Казан шәһәре думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиянең беренче утырышы узды

Депутатлар Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фото: Денис Гордийко


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан Ратушасында бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиянең беренче утырышы узды. Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова һәм башкарма комитетының профильле структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Очрашуда катнашучылар даими комиссия рәисе урынбасарын сайладылар, 2020-2021 елларга эш планын расладылар, шулай ук Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яңа сайланган депутатлар башкарма комитетның профильле структур бүлекчәләре эшчәнлеге белән танышты. Шулай итеп, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров үз эшләре турында сөйләде.

Моннан тыш, И.Ризванов депутатларга Казан мәгариф учреждениеләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, шәһәр мәктәпләрендә рус милләтендәге балаларның 43%-ы, 50%-ы – татар һәм 7%-ы – башка халык вәкилләре укый. «Без туган телдә белем алу өчен кирәкле шартлар тудырырга тырышабыз. 166 шәһәр мәктәбенең 37-сендә татар телендә белем бирү оештырылды. Тәрбия татар телендә оештырылган 1543 сыйныфта бүгенге көндә 43 меңгә якын бала белем ала, бу татар балаларының гомуми санының 60%-ын тәшкил итә», – дип сөйләде спикер.

Ул искә төшергәнчә, 2018 елның 3-нче августыннан туган телләр ата-аналарның гаризасы нигезендә укытыла. Узган уку елында укучыларның 61%-ы татар телен, 39%-ы рус телен сайлады. Быел татар телен 59% бала өйрәнә, рус телен – 41%.

Моннан тыш, Казанда 320 белем бирү оешмасы мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыра. Аларның 83-ендә тәрбия һәм укыту татар телендә. 155 балалар бакчасында 327 татар төркеме ачылды. Тулаем шәһәр буенча татар телендә мәктәпкәчә белем бирү 48%-ны тәшкил итә, дип хәбәр итте И.Ризванов.

«Шәһәр һәм республика мәгариф системасы бик катлаулы чор кичерде, татар телендә белем бирү форматын үзгәртергә туры килде. Әмма Мәгариф идарәсе аны уңышлы үтәде. Бу вакытта алар татар теле укытучыларының барлык эш урыннарын да саклап кала алды. Моннан тыш, бу предметны укытучы яшь хезмәткәрләр саны артты», – дип билгеләде депутат Людмила Андреева.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.

Даими комиссия әгъзалары Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы тарафыннан әйтелгән шәһәр мәгариф учреждениеләрендә татар телен саклау һәм үстерү турында мәгълүматны игътибарга алды, Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырды. Аңа даими комиссия рәисе Гүзәл Сәгыйтова, депутатлар Руслан Дуженков, Марат Закиров, Людмила Андреева, Мәликә Гельмутдинова, Зөһрә Нигъмәтуллина керде.

Даими комиссия рәисе урынбасары сыйфатында утырышта катнашучылар Руслан Дуженковны сайлады. Ул Киров районының 182-нче номерлы политехник лицее директоры булып тора. Бу шәһәрнең иң тиз үсә торган мәгариф учреждениеләренең берсе», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Фоторепортаж
Ратушада Казан шәһәре Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең беренче утырышы, 08.10.20
Барлык яңалыклар