Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2020, 22:59

В.Путин: «Казан чыннан да соңгы елларда баш-аяк үзгәрде»

Красногорскида Җирле үзидарәне үстерү советы утырышы узды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген төп бурыч - җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү, төбәкләр һәм муниципалитетлар арасында бердәм эш булдыру. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендәгеКрасногорскида узган Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында белдерде. Чарада министрлыклар, төбәк һәм шәһәр башлыклары, шул исәптән Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Владимир Путин халыкка иң якын булган җирле үзидарәнең җаваплылык өлкәсе бик зур булуын ассызыклады. «Кеше кайда гына яшәсә дә, лаеклы шартларда яшәргә тели. Имин һәм яхшы юллар, урамнар һәм яхшы сайланган ишегаллары, төзек, уңайлы спорт һәм балалар мәйданчыклары булу һәркемгә кирәк. Болар барысы да безнең гражданнарның тормыш сыйфатын билгели, балаларыбызның киләчәгенә йогынты ясый», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

«20 бурыч һәм 10 патрон, һәр кешенең дә бер тапкыр төбәп атуда 2 мишеньга эләктерү сәләте юк»

Казан Мэры Илсур Метшин үз чыгышында муниципаль берәмлекләр белән идарә итү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә кагылып үтте. Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе буларак, ул Россия Президентына коммуналь челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. «Кызганычка каршы, су каналларының, җылылык челтәрләренең, магистраль җылылык үткәргечләрнең совет чоры запасы тәмамлана. Инвестиция тарифлары һәм өстәмә түләүләр масштаблы эшләр башкарырга мөмкинлек бирми, безнең куәтлелек, финанслау буенча чикләр бар», – дип аңлатты Казан башлыгы.

«Миңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә, гамәлдәге җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов белән дә бәхет елмайды. Алар бу проблемалар турында белә, реаль вакыт режимында ярдәм итәләр, карарлар табалар. Әмма барлык мэрларга да алай ук бәхет елмаймый», - дип билгеләде И.Метшин.

Татарстан башкаласы Мэры җирле үзидарә вәкаләтләренең артуына игътибар итте, шул ук вакытта финанслау элеккечә калуын ассызыклады. «2005 елда җирле үзидарә турында 131-нче законга кул куелды. Ул вәкаләтләр буенча балансланган иде - алар 27, һәм анда финанслау коралы төгәл бирелде. Әмма 15 ел эчендә вәкаләтләр саны 43 пунктка кадәр артты. Өстәмә 245 пункт бар. Финанслау элеккечә калды», - дип билгеләде Илсур Метшин. «Шәһәр мэры, төбәк башлыгы көн саен төрле проблемаларны хәл итәргә чыга. Аларның 20 бурычы һәм 10 патроны бар, һәр кешенең дә бер тапкыр төбәп атуда 2 мишеньга эләктерү сәләте юк. Һәм менә алар бу уенда уйный. Муниципаль хакимият кебек мөһим тармак мэр белән губернатор арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне ачыклауга бирелергә тиеш түгел. Без баланска әйләнеп кайтуларын сорыйбыз. Сүз зур акчалар турында бармый. Халык белән бергә хәл итәргә тиешле минимум бар», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путинга Казан Мэры.

Чыгыш барышында И.Метшин узган ел ахырында Көньяк Африкада БМО каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты Президенты сайлаулары узганын хәбәр итте. 323 мең муниципалитет һәм шәһәр кергән оешма тарихында беренче тапкыр Россия шәһәре - Казан җитәкли.

«Без әле юл башында гына, нинди мөмкинлекләр ачылганын белмибез. Мәгълүмати технологияләр хәзер бер төймәгә басу белән Владивостоктан алып Калининградка кадәр һәм башка шәһәрләргә кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирә», - диде И.Метшин. «Казанда император Указы белән 200 ел элек университетка нигез салына, ул Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән илдәге иң борынгы университетларның берсе булып тора. Бу безнең үсешне алдан билгеләде – Авыл губернасыннан без сәнәгать төбәгенә әйләндек: бездә нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш бар, - дип искә төшерде Казан Мэры. - Яңа мәйданчыктан файдаланып, яңа технологияләр туплау өчен, халыкара муниципаль һәм төбәк үсеше университеты булдыру тәкъдиме бар».

И.Метшин аңлатып узганча, һәр яңа мэр яки төбәк башлыгы проблемалар белән очраша. «Велосипедлар, кагыйдә буларак, уйлап табылган. Мәсәлән, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш өч тапкыр постта сайланган, лаеклы ялга киткән. Белем хәзинәсе! Ул үзе узган юл белән уртаклаша алыр иде, - диде Мэр. – Без коллегаларыбызның белемнәрен туплый һәм яңа муниципаль лидерларны, яңа формация җитәкчеләрен үстерә алабыз. Нәтиҗәләр озак көттермәс дип уйлыйм».

«Муниципалитетлар барлык үзгәртеп коруларның нигезе булачак»

Соңыннан И.Метшин Россия Президентына Казанда булган инфраструктур үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде. Татарстан башкаласы Мэры 2007 елда ил Президенты тарафыннан кабул ителгән Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен реформалаштыру турындагы карарның зур роль уйнавын ассызыклады. «Ул вакытта әле яшь мэр идем, һәм минем шәһәрдә 9 мең лифтның 1,5 меңе якындагы ике ел дәвамында эшләргә тиеш иде. Төбәкнең дә, шәһәрнең дә ремонтка акчасы булмады. Сезгә ул чакта бу сезнең хакимият дәрәҗәсе эше түгел, бу – муниципаль җаваплылык дәрәҗәсе, диделәр. Әмма сез шул чакта «кешеләр – безнеке» дидегез, - дип искә төшерде И.Метшин. «Хәзер Казанда гына да төзекләндреүгә мохтаҗ булган торакның 70%-ка якынына капиталь ремонт ясалды. Бу башка тормыш сыйфаты, башка кешеләр, башка кәеф. Без илкүләм проектлар да, Федераль Җыенга ясалган Юллама пунктлары да үз чишелешен табар дип ышанабыз, һәм муниципалитетлар барлык үзгәртеп коруларның нигезе булачак», – дип тәмамлады чыгышын Татарстан башкаласы Мэры.

«Казан чыннан да соңгы елларда капиталь рәвештә үзгәрде, бу дөрес. Барысы да уртак тырышлык белән башкарылды: республика җитәкчелеге, шәһәрлеләр, сезнең тырышлыгыгыз һәм федераль ярдәм», – дип йомгаклады В.Путин.

«Ачык хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең бердәмлеген тәэмин итү мөһим»

Утырышта Россия Президенты федераль дәрәҗәдә җирле үзидарәгә кагылышлы барлык эшләрдә координацияне шактый яхшыртырга кирәклегенә игътибар итте. Шуңа бәйле рәвештә, В.Путин 2030 елга кадәр җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңа нигезләре проектын эшләүне йөкләде.

Барыннан да элек, дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципаль структураларның финанс хәлен ныгытырга кирәк, чөнки нәкъ менә биредә алар эшендә күп кенә кыенлыкларның сәбәпләре бар. Шулай итеп, В.Путин төбәкләргә муниципаль берәмлекләрнең бюджет кредитларына карата бюджет кредитларын реструктуризацияләү буенча федераль карарларга охшаш чараларны гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

«Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте системасына керми. Әмма аларның үз вәкаләтләре чикләрендә мөстәкыйльлеге бердәм сәяси, икътисади, мәдәни, транспорт киңлегенең аерылуын, таркаулыкны аңлатмый», – дип ассызыклады В.Путин. Аның фикеренчә, халык хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең бердәмлеген тәэмин итү мөһим. Ил Президенты искәртеп узганча, ул Федераль Җыенга ясалган Юлламасында әлеге принципиаль позицияне РФ Конституциясендә турыдан-туры беркетергә тәкъдим иткән.

«Уңай тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга кирәк»

«Нәтиҗәле эшли алсын, кешеләр өчен максималь файдалы булсын өчен, Россиядә һәр муниципалитет өчен шартлар тудырачакбыз һәм, йомшак яки инерт звеносы түгел, ә ышанычлы үсеш максатларына ирешүгә актив кушылачакбыз», – дип ышандырды В.Путин һәм илкүләм проектларның күпчелеге нәкъ менә урыннарга юнәлтелүен ассызыклады. Муниципалитетлар һәм граждан җәмгыяте арасында ныклы, нәтиҗәле элемтәләр булса, җирле үзидарәнең аларны гамәлгә ашыруда роле күп тапкырлар артачак, диде ул.

РФ Президенты хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашу механизмнары күп кенә төбәкләрдә төзелгәнлегенә игътибар итте. Мисал итеп, дәүләт башлыгы Татарстанны да китерде. Бу механизмнар халыкның көндәлек проблемаларын тиз арада хәл итәргә, аларның инициативаларына, мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә, димәк, кешеләр көндәлек тормышта очраша торган проблемаларны нәтиҗәлерәк һәм тизрәк чишәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте В.Путин. «Бу уңай тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга кирәк. Кайдадыр акча җитми икән, башка дәрәҗәдәге бюджетлардан әлеге башлангычларга ярдәм итәргә кирәк», - дип ассызыклады Россия Президенты.

Совет утырышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышуга аерым игътибар бирелде. Докладлар белән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ мәдәният министры Ольга Любимова, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ финанслар министры Антон Силуанов һәм башкалар чыгыш ясады. Төбәкләр тәҗрибәсе һәм актуаль проблемалар турында РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары, «Җирле үзидарәне үстерү илкүләм ассоциациясе» югары советы рәисе Виктор Кидяев, Түбән Новгород өлкәсе Саров администрациясе башлыгы Алексей Голубев, Бөек Новгород мэры Сергей Бусурин һәм башкалар сөйләде.

Видеорепортаж
31.01.2020 09:45
Барлык яңалыклар