Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 14:39

Казанда Стратегик инициативалар агентлыгының стратегик сессиясе уза

Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Стратегик инициативалар агентлыгы гендиректоры Светлана Чупшева катнашты.


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Бүген Казан IT-паркында Россия төбәкләрендә яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) беренче стратегик сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, СИА генераль директоры Светлана Чупшева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.

«Иң яхшы тәҗрибә белән уртаклашуда без һәр төбәкнең үсеш потенциалын күрәбез, - диде, утырышны ачып, республика башлыгы. – Без «Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» инициативасын тормышка ашыруга актив кушылдык, безнең эшләнмәләр шулай ук башка төбәкләрдә дә эшкә алына».

ТР Президенты Татарстаннан читтә таралыш алган республика тәҗрибәсе турында сөйләде. Аерым алганда, төбәкнең иң яхшы тәҗрибәләре арасында ул «Демография» милли проекты кысаларында халыкны социаль яклау өлкәсендә бердәм мәгълүмати киңлек булдыруны һәм «Торак» милли проекты буенча иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне искә алды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес субъектларына республика ярдәме турында искәртте. Татарстан Республикасында Дәүләт заказлары агентлыгы, Бердәм кредитлау үзәге, «Эшкуарлык фабрикасы» һәм Эшкуарлык советы иң яхшы тәҗрибәләр рәтендә атап үтелде, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.

«Агентлык (Стратегик инициативалар агентлыгы – искәрмә.ред.) барлык регионнарга эшлекле климатны яхшыртуда һәм инвестиция потенциалын арттыруда зур ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, барлык төбәкләр өчен дә ориентир - милли рейтинг нәтиҗәләре. Аның ярдәмендә төбәкләр үзләренең көчле һәм көчсез якларын күрә, иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертә. Бу эш мөһим һәм, гомумән алганда, бик файдалы», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Смартека» - Россия Федерациясе субъектлары үсешенең иң яхшы тәҗрибәләренең бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итә торган системалы инициатива. Кагыйдә буларак, ул даими рәвештә тулылана.

«Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» системалы инициативасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары өчен стратегик сессия Казанда 6-нчы һәм 7-нче августта узачак. Чара иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга һәм фикер алышуга, шулай ук читләштерелүгә, масштаблауга һәм башка төбәкләрдә куллануга тәҗрибәләрне верификацияләүгә юнәлдерелгән.

Фоторепортаж
Стратегик инициативалар агентлыгы сессиясенең пленар утырышы, 06.08.2019
Барлык яңалыклар