Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 13:48

И.Метшин Казан бюджетының 2019 елгы үтәлеше турында: «Без үз өстебезгә алган барлык йөкләмәләрне үти һәм барлык социаль ярдәм чараларын саклап кала алдык»

2018 ел белән чагыштырганда шәһәр чыгымнары 4%-ка арткан һәм 27 млрд 425 млн сум тәшкил иткән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Алена Мирошниченко). 2019 елда Казан бюджеты чыгымнары күләме 2018 ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан һәм 27 млрд 425 млн сум тәшкил иткән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәр думасының XXXIX сессиясе утырышында билгеләп үткәнчә, шәһәр бюджеты тулы күләмдә башкарылган, республика бюджетыннан шактый акчалар җәлеп ителгән. Барыннан да элек, алар шәһәр хуҗалыгын үстерүгә һәм беренче чиратта сайлаучылар күрсәткән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Узган ел өчен Казан бюджеты үтәлеше турындагы хисап белән депутатларны Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин таныштырды. Беренче чиратта ул 12-нче мартта бюджет проекты Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыгуын, ә 24-нче мартта халык алдында аның тыңлаулары узуы хакында хәбәр итте.

Салымнар шәһәрнең үз керемнәренең 82%-ын тәшкил итә

«Хисап чоры дәвамында шәһәр территориясеннән 180 млрд сум салым кереме җыелган иде, шуларның 44%-ы федераль бюджетка, 48,7%-ы - республика бюджетына һәм 7,4%-ы - шәһәр бюджетына», - дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин. 2018 елга карата керемнәр 14%-ка яки 22 млрд сумга арткан. Шуларның 11 млрд сумы - өстәмә бәягә салым, 3 млрд сумы - физик затлар керемнәренә салым, 5 млрд сумы - табышка салым.

Спикер сүзләренчә, 2019 елда шәһәр бюджеты үтәлешенең йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрларны сизелерлек арттырды. Әйтик, расланган бюджетта 23 млрд 23 млн сум күләмендә булган вакытта, башкару 27 млрд 498 млн сум тәшкил иткән. Бюджетка өстәмә керемнәр - дүрт миллиард ярым сум тирәсе, шуларның 1 млрд 217 млн сумы - үз керемнәре һәм 3 млрд 258 млн сум - югарыгы бюджетлардан кире кайтарылмый торган керемнәр.

2019 ел бюджетын үтәү нәтиҗәләре буенча салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 16 млрд 354 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 ел күрсәткеченнән 141 млн сумга күбрәк. «Керемнәрнең бераз артуы 2018 елда Казан шәһәре территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр төзү хокукына үткәрелгән торглар белән аңлатыла, ул вакытта шәһәр бюджетына 630 млн сумга якын акча кергән», - дип билгеләде И.Мөхәммәтшин.

Салымнар бюджет керемнәрен формалаштыруның төп чыганагы булып хезмәт итә, аларның өлешенә үз керемнәренең 82%-ы туры килә. Бюджетны барлыкка китерүче төп чыганаклар: физик затлар кеременә салым (5,7 млрд сум яки үз керемнәре структурасында 35%-ка якын), җир салымы (3,6 млрд сум), җыелма керемгә салым (2,9 млрд сум), физик затлар мөлкәтенә салым (911 млн сум) һәм башка салымнар (359 млн сум). Салым булмаган керемнәр 2,9 млрд сум тәшкил итте.

«Бюджетның керем өлешенең икенче шактый зур өлеше - башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган керемнәр, хисап елында алар 11 млрд 490 млн сум тәшкил иткән», - диде И.Мөхәммәтшин.

Өстәмә кертемнәр 3,6 млрд сум тәшкил итте. Аларның күпчелек өлеше социаль-мәдәни өлкәгә юнәлдерелгән иде, дип ассызыклады нотыкчы.

Социаль-мәдәни өлкәгә киткән чыгымнарның 69%-ы хезмәт өчен түләүгә туры килә

2019 ел өчен бюджет чыгымнары күләме 27 млрд 425 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 ел күрсәткечләреннән 4%-ка яки 1 млрд 112 млн сумга күбрәк. Гомуми чыгымнарның 72,4%-ы яисә 19 млрд 848 млн сум социаль өлкәгә, 4 млрд 647 млн сум шәһәр хуҗалыгына, 2 млрд 590 млн сум гомумдәүләт мәсьәләләренә, 293 млн сум муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә һәм 46 млн сум башка чыгымнар тәшкил иткән.

«Бюджет чыгымнары структурасында сизелерлек өлеш социаль-мәдәни өлкәгә туры килә, ә атап әйткәндә 69% - хезмәт өчен түләүгә чыгымнар, 8% - социаль түләүләр, 6% - коммуналь хезмәтләр, 3% - салымнар түләү алып тора. Милекне карап тоту һәм туклануны оештыру чыгымнары 14% тәшкил итә, - диде И.Мөхәммәтшин.

Шәһәр хуҗалыгына Казан бюджеты чыгымнары 2019 елда 4 млрд 647 млн сум тәшкил иткән. Традиция буенча иң зур өлеш төзекләндерүгә туры килә - 66,8% яки 3 млрд 103 млн сум, торак хуҗалыгына чыгымнар 545 млн сум, транспортка - 313 млн сум, милли иминлеккә һәм хокук саклау эшчәнлегенә - 269 млн сум.

Гомумдәүләт мәсьәләләрен гамәлгә ашыруга бюджет чыгымнары 2 млрд 590 млн сум тәшкил итте.

Шулай итеп, хисап елында шәһәр бюджетын үтәү 27 млрд 498,5 млн сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча - 27 млрд 424,7 млн сум һәм профицит - 73,8 млн сум.

Доклад буенча эксперт бәяләмәсе белән Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2019 елда Казан бюджетының үтәлеше турындагы хисап, тулаем алганда, бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә.

«Шәһәр бюджеты тулы күләмдә башкарылды, республика бюджетыннан шактый күләмдә акча җәлеп ителде. Барыннан да элек, алар шәһәр хуҗалыгын үстерүгә һәм беренче чиратта безгә сайлаучылар күрсәткән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән иде. Бу - юлларны капиталь төзекләндерү, ишегалларын төзекләндерү, социаль өлкә учреждениеләрен төзекләндерү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без үз өстебезгә алган барлык йөкләмәләрне үти алдык һәм иң мөһиме - социаль ярдәмнең барлык чараларын да саклап кала алдык. Бер генә программа да ябылмады», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин, хисапка нәтиҗә ясап.

Депутатлар 2019 елгы шәһәр бюджетының үтәлеше турында хисап кабул итү өчен тавыш бирде.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе, 15.05.2020
Видеорепортаж
15.05.2020 13:07
Барлык яңалыклар