Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2020, 11:47

13 гыйнварда «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлаячаклар

Конкурс 9 номинация буенча узачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казанда 13-нче гыйнварда «Кунакчыллык йолдызлары» туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне башлыйлар. Конкурс турындагы нигезләмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Конкурс тугыз номинация буенча уздырыла: «Иң яхшы портье», «Иң яхшы җыештыручы», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы тревел-блогер». Катнашучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен көндезге этапта, импровизацияләнгән эш урыннарында бәяләячәкләр.

Конкурста катнашуга гаризалар 13-нче гыйнвардан 10-нчы февральгә кадәр Zakirovadel8713@gmail.com электрон почтасына яисә кәгазь форматта Кремль урамы, 11 адресы буенча кабул ителә. Гаризага түбәндәге документларны («Иң яхшы тревел-блогер» номинациясеннән тыш) беркетергә кирәк: кунакчыллык өлкәсенә караган оешмаларда эшләү урыныннан белешмә, белем турында диплом күчермәсе яисә уку урыныннан белешмә, оешма мөһере белән таныкланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе. Катнашучының теләге белән шулай ук грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары, бәяләмәләр, бүләкләр турында таныклыклар, шул исәптән Татарстан һәм Казан территориясендә һөнәри осталык конкурсларында катнашу турында да мәгълүмат бирергә мөмкин.

Блгеләп үтик, бәйгедә узган ел нәтиҗәләре буенча урыннар алган кешеләр катнаша алмый. Конкурска йомгак ясау апрель башына, ә җиңүчеләрне бүләкләү апрель ахырына планлаштырылган.

Барлык яңалыклар