«Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе Казан шәһәренең социаль өлкәсенә караган муниципаль учреждениеләр объектларын, корылмаларын һәм алар белән чиктәш территорияләрне ремонтлау, карап тоту, аларга хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкаруны оештыру максатыннан төзелде.
Максатлары һәм бурычлары:
Департамент объектларны, корылмаларны һәм алар белән чиктәш территорияләрне агымдагы ремонтлауны, аларга хезмәт күрсәтүне һәм аларны карап тотуны, шул исәптән түбәндәгеләрне оештыра:
- объектларда һәм корылмаларда агымдагы ремонт эшләрен;
- алдан планлаштырылмаган кичектергесез эшләрне, мөмкин булган авария очракларын булдырмауны;
- җылылык хуҗалыгына, сантехника һәм вентиляция җиһазларына, электр энергиясе хуҗалыгына хезмәт күрсәтүне;
- лифтларга хезмәт күрсәтүне;
- җылыту системаларын су һәм кысылган һава белән чистартуны, опрессовкалауны;
- янгынга каршы чаралар башкаруны (агач корылмаларны янгыннан саклагыч матдә белән эшкәртү, изоляциянең каршылыгын үлчәү, янгын сүндерү җайланмаларын тутыру һәм сатып алу, үткәргечләрне опрессовкалау һ.б.);
- янгыннан саклагыч матдә белән эшкәртүгә экспертиза уздыруны, янгын баскычларын сынауны, янгын куркынычсызлыгы чараларын;
- исәпләү приборларына (су, җылылык, электр энергиясе), һава температурасына бәйле рәвештә бинадагы җылылыкны көйләү узелларына техник хезмәт күрсәтүне, исәпләү приборлары күрсәткечләрен алуны һәм тапшыруны;
- исәпләү приборларын тикшерүне;
- түбәне кардан чистартуны;
- чиктәш территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкаруны (юл өслекләрен, тротуарларны, түшәмәләрне һ.б. ремонтлау);
- учреждениеләр территориясендәге агачларны, куакларны һәм аларның ботакларын кисүне;
- дератизация һәм дезинсекция үткәрүне;
- комлыклардагы комны алмаштыруны;
- бозлавык урыннарга сибү өчен ком-тоз катнашмасы сатып алуны;
- җиһазларны энергия нәтиҗәлелеге югары булганнарына алмаштыруны.