В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның милли ризыклары түбәндәге җәмәгать туклануы пунктларында тәкъдим ителгән.
«Татар утары»
«Татар утары» кунакханә-ресторан комплексы дип атала: биредә кунакханә номеры алырга, сувенирлар һәм тәм-томнар сатып алырга һәм үзеңне җирле хәлле сәүдәгәр итеп күз алдына китерергә мөмкин. Эчендә кышкы бакчаны, татар йортын һәм җәйге веранданы да кертеп, берничә мәйданчык бар.
Адресы: Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 8 йорт
Телефоннары: +7 987 225 04 33, +7 (843) 561 03 62
«Туган авылым»
Бу күңел ачу комплексында, шул ук исемдәге рестораннан тыш, «Камыр батыр» кафесы (монда гадәттә балаларның туган көннәрен үткәрәләр), «Алан аш» бистросы (төшке аш өчен уңайлы вариант), беленханә, шулай ук ачык һавада шашлык кыздыру урыны да бар. Агач ныгытма рәвешендә ясалган комплекста балалар аттракционнарда атыналар, бау паркын өйрәнәләр, ә кыш көне боз тавында шуалар. Олылар өчен боулинг, бильярд һәм мунча бар. Менюда, башка ризыклар белән бергә, бозау ите, авокадо, томат һәм алма кушып ясалган «Татарстан» салатын, «Хан табыны» дигән итләр җыелмасын, сөләйман балыгы, юлбарыс креветкалары һәм кызыл уылдыктан «Хан ухасы»н һәм баклажанлы сарык кабыргасын да табарга мөмкин.
Адресы: Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 йорт
Телефоннары: +7 (843) 277 25 00, +7 (843) 277 06 70
«Татар ашлары йорты»
Казан үзәгендәге милли ресторан тәмле, затлы ризыклар тәкъдим итә. Ресторанда милли мәдәниятне торгызуга, гореф-гадәтләрне һәм кулинар традицияләрне саклап калуга ирешелде. «Татар ашлары йорты» – Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә, җәяүле Бауман урамында урнашкан ресторан комплексы. Ресторан янәшәсендә саклана торган уңайлы парковка бар. Холлда Сезне ачык йөз белән каршы алырлар, ә поварлар милли ризыкларның онытылмаслык тәмен бүләк итәрләр.
Адресы: Казан шәһәре, Бауман урамы, 31/12 йорт
Телефоны: +7 (843) 292 70 70
Рәсми сайты: domtk.com
«Түбәтәй» тиз туклану рестораны
Татар мәдәниятен заманча форматта үстерүнең дөньядагы беренче бренды.
Адресы: Казан шәһәре, Кремль урамы, 21 йорт
Телефоны: +7 952 048 00 08
Рәсми сайты: tubatay.com
«Чәй йорты» кафесы
Казан үзәгендә тәмле милли ризыкларны арзан гына бәягә татып карарга мөмкин булган популяр урын.
Адресы: Казан шәһәре, Бауман урамы, 64 йорт
Телефоны: 8 (843) 292-56-54
Казанда барлык төр транспорт диярлек – автобуслар, метро, трамвай һәм троллейбуслар йөри. Маршрутлар күп булу сәбәпле Казанның теләсә кайсы ноктасына, хәтта шәһәр яны районнарына барып җитү бик уңайлы. 11 метро станциясе Казанның бөтен үзәк урыннарыннан үтә, шуңа күрә транспорт иң күп йөри торган вакытта да кирәкле урыннарга бер сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин. Җәмәгать траспортында бер тапкыр йөрү бәясе – барлык транспорт төрләренә дә 36 сум. Шулай ук транспортның барлык төрләрендә дә контактсыз банк картасы ярдәмендә йөрү 35 сумны тәшкил итә.
Транспорт картасы белән түләгән очракта бер йөрү бәясе – 35 сум.
Шулай ук Казанда гамәлдәге такси хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Казан nаксопаркы эконом-класстан алып люкс классына кадәр автомобильләрне үз эченә ала. Такси хезмәтләреннән көн саен якынча 15 000 пассажир файдалана.
Такси «Татарстан» +7 (843) 567-1-567;
Такси «Мини» +7 (843) 229-33-33;
Такси «Лидер» +7 (843) 230-00-00;
Такси хезмәтләренең телефондагы кушымталары: GETT, Uber Russia, TapTaxi, YandexTaxi, Ситимобил һ. б.