В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чарасы Зәйни Солтан урамындагы скверда уза
Иске Татар бистәсендә Россия көненә багышланган «Дөньяда беренчеләр» дип исемләнгән чара үтә. Ватанны ярату хисләре белән сугарылган тамашаны «Раифский Витязь» кадет корпусының хәрби-күрсәтмә чыгышлары ачып җибәрәчәк. Аннан соң «Иске шәһәр» халкы һәм башкала кунаклары «Александр Матросовның батырлыгы» дигән кыска метражлы фильм-реконструкцияне карый алачак.
Картина «Фильменок» балалар кинофестивалендә тамашачы мәхәббәте бүләгенә лаек була.
Шулай ук оештыручылар интерактив уеннар да әзерләгәннәр. «Дөньяда беренчеләр» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы «Как я стал русским» комедиясе белән тәмамланачак.
Ватанны ярату хисләре белән сугарылган бәйрәм 12 июньдә Зәйни Солтан урамындагы скверда сәгать 19:00 дә башлана.
Керү ирекле. 12+